Казанда «Шәһәр халкы театры» фестивале башлана

19 июньгә кадәр «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Казанда театрны үстерү фонды инициативаларын берләштерүче «Шәһәр халкы театры» фестивален үткәрә. Аның кысасында яңа спектакльләр эскизлары күрсәтеләчәк. Иң кызыгы — профессионал актерларсыз тамашалар бу.

14 июньнән башлап «Моң» театр мәйданчыгында 5 төрле спектакль тәкъдим ителәчәк. Алар: «Чын татар» («татар булу» дигәннең мәгънәсен эзләячәкләр, шул хакта фикер алышачаклар), «Умаление мира» (вокалист, биюче, рәссам һәм алып баручы славян һәм рус алфавитларын тасвирлый, ә соңыннан дөньяны сүзләр ярдәмендә төзи һәм җимерә), «Децентрализация» (башкала турында спектакль-уен), «Плюс минус спектакль» (Чаллы күчтәнәче: мөмкинлекләре чикле булганнарның тормышын тасвирлау) һәм «Авазлар» (20 гасыр башы көндәлекләрен уку).

Моннан тыш Кабан күле янында, Иннополис шәһәрендә тамашалар куелачак.

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен сылтама: https://zhivoygorod.io/artpodgotovka2021


Фикер өстәү