Гүзәл Идрисова: «Гастрольләрдән кайткач чүп утап ял итәм»

«Җәй» сүзе белән бер рәттә «бакча» сүзе дә торадыр ул. Кемдер аны өстәмә мәшәкать ди, ә кемдер җан тынычлана торган урын дип саный. «Ни хәл?» кунаклары өчен бакча нәрсә икәнен белештек.

Гүзәл Идрисова, җырчы:

– Бакча – минем өчен ял урыны да, эш урыны да. Бакча дигәч тә, анда эшләүне интегүгә санамыйм. Тәм алам, ял итәм. Концертлардан, Сабантуйлардан, гастрольләрдән кайткач, кулыма – пирчәткә, аягыма гәлүш киеп, бакчага чыгып, чүп утап керсәм, ял иткәндәй булам. Чүп утарга шундый яратам! Кечкенәдән бакчада кайнашып үстек, әниләр безгә өлеш чыгара иде. Су сибеп, ни дә булса үстерә, шуңа куана идек. Хәзер үз балаларыбызны шулай тәрбиялибез. Алар да үзләре су сибеп үстергән яшелчәләрне ашагач шатлана. Борчак чәчтеләр, җиләкне карап кына торалар, пешкәнен зарыгып көтәләр.


Фикер өстәү