102 яшьлек Зәкия әби: «Путинга дога кылам»

Шушы көннәрдә Сарман районының Карашай Саклау авылында яшәүче Шәйдуллина Зәкия (Майсапа) Насыйбулла кызына 102 яшь тулды.

Ветеранны истәлекле көне белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да матур теләкләрен җиткерделәр. «Мине хөрмәт итеп килгән һәркемгә зур рәхмәт. Намазларымны укыганда, барыгызга да дога кылам, исәнлек-саулык, иминлек телим. Сарман районы уңышлы эшләсен, дим. Путинга да дога кылам, ил-көннәребез тыныч булсын», – ди йөзьяшәр әби.


Фикер өстәү