Республикада ботулизм белән авыручылар арткан

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, республикада ботулизм чирен йоктыручылар саны арткан. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

— Май аеннан бүгенге көнгә кадәр идарәгә 7 ашыгыч хәбәр килеп иреште. Диагноз расланды, әмма бу очраклар бер-берсе белән бәйле түгел. Бу – ысланган һәм кипкән балык ашауга бәйле. Шулай консервланган ризыклар ашау да сәбәп була ала, – дип сөйләде ул. – Шул уңайдан балык сатып алганда игътибарлы булуыгызны сорыйм. Таныш булмаган кешеләрдән һәм белмәгән урыннардан читтәрәк йөрегез. Ботулизм – токсикологик инфекция санала, аны куркыныч түгел дип уйлау дөрес булмас. Авыру билгеләре үзен тиз белдертә. Инкубация вакыты 6 сәгатьтән 30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Авыру кискен башлана, беренче 2-3 сәгатьтә хәлсезлек, баш авыртуы һәм җиңелчә баш әйләнүе күзәтелә. Бик тиздән авыз эче кибү, эч авыртуы сизелә башлый.


Фикер өстәү