Республиканың баш санитар табибы яшьләрнең вакцина кадатырга ашыкмавын әйтте

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтүенчә, яшьләрне вакцина кадатырга ышандыру авыррак.

– Яшьләр прививка кадату компаниясенә авыррак бирелә. Әйе, алар өчен чир җиңелрәк узачак. Әмма бит алар вирус чыганагы булырга мөмкин. Олыракларга килгәндә, еш кына, хроник авыруларым булганга күрә прививка кадатмыйм, диләр. Бу киресенчә прививка ясату өчен нигез булып тора. Прививканы авыру кискенләшкәч түгел, ә чир булганга күрә ясаталар, – дип аңлатты белгеч.

Хәзерге вакытка коронавирустан вакцинаны 400 меңнән артык кеше ясаткан. Бу – куелган планның 14 процентын тәшкил итә (көзгә халыкның 60 процентын вакцинацияләргә телиләр).


Фикер өстәү