«Салютларны бөтенләй тыярга иде: бер минутлык тамаша аркасында күпме кош һәлак була»

Яңа ел бәйрәмнәрендә атна буе салют аттырдылар. Петарда шартлатучылар җитәрлек булды. Җәен дә салютлар атылмый тормый. Шәхси йортларда, күпфатирлы йортларның ишегалларында да әле дә атна ахырында күк йөзе “җемелди”. Коткаручылар салют аттыруны бөтенләй тыймыйлар, әмма аны тиешле урында гына куллануны таләп итәләр. Ә менә орнитолог Илгизәр Рәхимов, пиротехника куллану кошлар өчен бик куркыныч, ди.

– Бер минутлык тамаша аркасында күпме кош һәлак була. Салютларны бөтенләй тыярга иде, — ди ул.

Тик бәйрәм ясарга яраткан кешене туктатып буламы соң? Коткаручылар исә, аларга саклык чаралары кулланып кына эшләргә киңәш итә. Балконда, бина эчләрендә пиротехниканы бөтенләй кулланырга ярамый. Шулай ук кешеләр, хайваннар, агачлар, йортлар, электр чыбыклары янәшәсендә салют аттыру тыела. Кулга тотып кына пиротехниканы шартлатырга ярамый. Сертификаты булмаган шартлаткычлар кулланмагыз. Балалар бу эштә бөтенләй катнашмаска тиеш. Салют аттырганчы, аның кай тарафка китәсен чамалагыз.

Хәтерләсәгез, Яңа ел төнендә алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина гаиләсендә чактан гына күңелсез хәл булмый калды. Бөтен гаиләләре белән бакчага чыгып пиротехника шартлатабыз дигәндә, “күбәләк” формалы шартлаткыч, бөтенләй башка якка очып китеп, кешеләр өстендә китте. Әле ярый, барысы да җиргә ятып, исән-сау калдылар. Тиздән тагын бәйрәмнәр. Туйлар гөрли, туган көннәр үткәрәләр. Мәҗлеснең ямен җибәрмәс өчен сак булсак иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехника белән белән дөрес эш итмәгән өчен штрафларны икеләтә арттыралар. Татарстанда яшәүчеләргә пиротехника белән дөрес кулланмаган өчен 4 мең сум, вазифаи затларга 30 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салачаклар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү