5-12 яшьлек кызларны футбол буенча бушлай тренировкаларга чакыралар

Россия футбол союзы, Girlpower Kids футбол проекты һәм Адидас компаниясе “Мы в игре” программасы нигезендә 5-12 яшьлек кызлар өчен футбол тренировкалары үткәрә башлаган.

Программада моңа кадәр футбол белән шөгыльләнүче кызлар да, беркайчан уйнамаганнар да катнаша ала. Тренировкаларда ике тренер эшләячәк. Футбол күнекмәләреннән кала, программа кызларда лидерлык, креативлык, командада эшли белү, кыюлык, тырышлык, теге яки бу карарны тиз арада кабул итү кебек сыйфатларга да өйрәтәчәк.

Казанда тренировкалар “Искәндәр” футбол кырының манежында (Маршал Чуйков урамының 8 нче йорты) узачак. Бушлай тренировкаларга эләгер өчен калган мәгълүматны сайттан карап белергә мөмкин. Кызларны биредә җәй буе көтәләр.


Фикер өстәү