Ләйлә Фазлыева: «Андый кешеләрнең исемен мәңгеләштерү кирәк»

Бүген «Татар-информ»да Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков турында нәшер ителгән китап турында фикер алыштылар.

— Илдус Мостюков — Татарстанның горурлыгы. Үз иле өчен тырышкан кеше. Китапны үзе исән чакта чыгардык. Шунысы сөенечле. Нинди генә җитәкче урыннарда эшләсә дә, хезмәттәшләре аны хөрмәт белән сагынып сөйли. Үз эшенең остасы, уйлап табучы ул. Юкка гына аны «секретный татарин» димәгәннәр, — ди Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. — Без Илдус Мостюковның исемен мәңгеләштерү турында да тәкьдим алдык. Хезмәт батырларын барлау буенча махсус комиссия бар. Якын арада бу хакта киңәшербез дип уйлыйм.

Хәбәр итүебезчә, Илдус Мостюков узган ел коронавирус белән дә авырып алды. Шөкер, ул аны җиңде. Хәзер сәламәтлеге егетләр көнләшерлек. Китап турында сөйләгәндә бер дә үзе хакында сөйләми. Башкаларга рәхмәт әйтә. Ә бит герой үзе! Китапның редакторы Сергей Абдуллин да китап язганда бар да җайлыгына барды, ди.
— Мин аның сөйләвен ярты ел язып алдым. Мин килүгә китапта ниләр буласын тәгаенләп куйган. Бөтен эш уйланган. Тик үзе хакында гына сөйләми интектерде, — ди ул. — Әле ярый балалары ярдәм итте. Аларның истәлекләре белән китар тулыланды.
Илдус Мостюков белән бергә эшләгән Любовь Смирнова исә, берәр мәктәпне аның исеме белән атауны сорады.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү