«Без акрын гына алга таба барып, таудан түбән төшәбез түгелме?»

Бүген дөнья дәүләтләре технологик яктан артта калуның никадәр куркыныч икәнен яхшы аңлый башлады. Инновация, ягъни алгарыш кысырлыгы кыйммәткә төшә: чит державаларга бәйлелек барлыкка килә, технологик тармакларга санкцияләр кертеп җәфалыйлар, нәтиҗәдә акрын гына фәкыйрьлек тарала…

Инә күзе кадәр генә чипның җитешмәве тулы бер тармакны параличлый ала. Илләр арасында үзара дошманлык үскәндә, киеренкелек артканда боларны исәпкә алмый булмый. Соңгы көннәрдә генә АКШта техник яктан Кытайга каршы тору өчен гигант суммада акча бүлеп бирергә ниятләделәр. Технологик көндәшлекне тәэмин итү өчен, Сенат 250 миллиард доллар акча тәгаенләде. Бу Россиянең федераль бюджетыннан бик аз гына калыша торган сумма. Илдә ярымүткәргечләр җитештерүне җайга салу өчен 52 миллиард доллар каралган. Искә төшерик әле: бөтен дөньяда автомобиль заводлары ни өчен ябыла? Ярымүткәргечләр дефицитта. Глобаль капитализм өчен бөтенләй күрелмәгән хәл инде бу, әмма факт. Шуңа күрә янкиларның Кытай технологик компанияләре тырнагыннан ычкынырга тырышуы аңлашыла.

Технологик товарларның бәйлелеге ягыннан Россия Кытайдан һәм башка дәүләтләрдән Америкага караганда да ныграк бәйле. «Роскосмос»ны иярләгән Рогозин әфәнде әле күптән түгел генә галәм иярченнәрен орбитага чыгарырга санкцияләрнең комачаулавыннан зарланды. Безнең акча басу станоклары да – чит ил җиһазлары, болай дәвам итсә, сум басарлык та җай калмавы ихтимал. Мондый шартларда нишлиләр? Яңа эшләнмәләр өчен бюджеттан акчаны мул итеп бүләләр. Инновацион продуктлар күктән үзеннән-үзе килеп төшми бит инде, аларны нарасыйны бишектә тирбәткән кебек үстерергә, матди чыгымнар тотарга, үз авызыңнан бүлеп ашатырга туры килә.

Вәләкин алдагы елларга федераль бюджет саннары бер дә сөендерми технологик тармак әһелләрен. 2021 ел бюджетында тикшеренүләр һәм яңа эшләнмәләр өчен чыгымнар 6,3 процентка кыскартыла дип үткән көздә үк хәбәр иттеләр инде. Аңарчы да фән һәм технологияләр өлкәсе бюджет тарафыннан иркәләнгән тармак түгел. Киметелгәч, инновацияләр бюджеты 563 миллиард сум тирәсендәге сумманы тәшкил итә. Бу – 7,8 миллиард долларга тулмаган акча. Янкиларның бу юнәлешкә бүлгән өстәмә акчасы белән чагыштырыгыз әле. Әмма теге 480 миллиард сумның бик зур өлеше фән белән идарә итүче чиновникларга тотылачак һәм чын-чынлап технологияләр үстерү өчен акча бик аз тамачак. Монда нәтиҗәне ясап тормасаң да буладыр, мөгаен. Әмма нәтиҗә бар. Тискәре нәтиҗә. Россиянең яңа эшләнмәләр уйлап табу өлкәсендәге дөнья базарындагы урыны 1 проценттан да азрак. Россияле уйлап табучылар патент алу өчен гаризаны елдан-ел кимрәк санда язалар. Соңгы ун ел эчендә дөньякүләм патентлар санында Россия өлеше 1,6 проценттан 0,9 процентка кадәр кимегән. Бу йөз патентның берсе дә Россиянеке түгел дигән сүз. Россия галимнәре катнашында эшләнгән фәнни эшләр саны да елдан-ел кими. Бу мәсьәләдә без яшәгән бөек держава Польшадан һәм Финляндиядән калыша. АКШ белән Кытайдан артталык исә 10–14 тапкырга җитә, диләр белгечләр.

Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: фәнни ачышлар ясау һәм патент алу әле ул яңа технологик продукция җитештерә башлау дигән сүз түгел. Инвестицияләр булмау сәбәпле, патентлар еш кына өстәл тартмасында ята. Бик яхшы дигәндә, алар чит илләрдә кулланылышка кертелә. Менә шулар аркасында инновацион продуктлар дип күпме генә сөйләнсәк тә, аларны җитештерүне һич кенә дә җайга салып һәм арттырып булмый. 2015–2019 еллар аралыгында яңа продуктлар җитештерүнең сумнардагы күләме 2,172 триллион сумнан 2,024 триллионга кадәр кимегән. Илдә җитештерелгән товарлар арасында инновацион дип аталган продуктлар күләме (статистика өстәп һәм күпертеп язмаган булса) 6,1 процент тәшкил итә. Испаниядә бу сан – 27,9 процент, Бөекбританиядә 27,3 процент, диләр.

Елларга гына игътибар итик: бу санкцияләр безне көчле итә дип шапырынган, һәр конторада импортны алыштыру программалары язып-төзеп мәшәкатьләнгән вакытларыбыз. Әйе, әйе, без пропаганда һәм ораторлык өлкәсендә «тимер пәрдә»нең теге ягындагылардан калышмыйбыз, арттырабыз да әле хәтта. Хәзер океан артындагылар да рус пропагандасына каршы тору өчен әллә никадәр көч сарыф итәләр. Әмма дә ләкин «ыргылыш», «ыргылыш» дип күпме генә кычкырсак та, тормышта аның нәтиҗәләре күренми. «Бал, бал» дип күпме генә такылдама, авыз балланмый бит инде. Хан заманыннан калган ачы хакыйкать бу.

Россия Фәннәр академиясе (РАН) мәгълүматларына караганда, галимнәрнең читкә качулары тапкырлап һәм тапкырлап көчәя. Югары квалификацияле белгечләрнең мөһаҗирлеккә китүләре соңгы 9 елда 5 тапкыр арткан. 2012 елда 14 мең галим илдән киткән булса, хәзер андыйлар саны – 70 мең. Илдәге галимнәрнең гомуми саны да кими. 1990 ел белән чагыштырганда гыйльми кадрлар саны 3 тапкыр диярлек азайган. Яшьләрнең ипи-суда утырып, авыр акыл хезмәте белән шөгыльләнәселәре килми. Моның өчен аларны гаепләп тә булмый.

Технологияләр өлкәсенә акча бүленмәсә, финанслауны башка тармакка арттырырга туры килә. Тормыш яхшырмаса, иминлек бетә бит инде. Менә шул иминлекне тәэмин итү өчен «силовик»лар дип йөртелгән көч структураларын мул ашатырга туры килә. Армия һәм көч структуралары бюджеты фән бюджетыннан ун тапкыр артык – 5,659 триллион сум. Силовиклар саны арткан саен, алар тормышның бар өлкәләрен дә, шул исәптән фәнне дә үз контроленә алалар. Әлегә вазгыять менә шундый. Без акрын гына алга таба барып, таудан түбән төшәбез түгелме?


Фикер өстәү