Динә Закирова: Элек кечерәк чакта үз итми идем бу эшне

«Җәй» сүзе белән бер рәттә «бакча» сүзе дә торадыр ул. Кемдер аны өстәмә мәшәкать ди, ә кемдер җан тынычлана торган урын дип саный. «Ни хәл?» кунаклары өчен бакча нәрсә икәнне белештек.

Динә Закирова, скрипкачы:

– Мин бакчада эшли-эшли ял итәм дисәм, дөрес булыр. Бик яратам, үз теләгем белән бакчага барам. Кышын бик сагынам. Җирдә казынырга яратам. Элек кечерәк чакта үз итми идем бу эшне. Үзеңнеке булгач, бөтенләй башкача икән ул. Бакчада җиләкләр өлгергәч, чәчәкләр аткач, күңел сөенә! Җиләк-җимешләр татып карагач, аның тәме дә башка төсле, кадерлерәк була ул. Чүп утарга элек яратмый идем. Хәзер исә анысы да ошый. Печәнгә дә йөрдек. Әтиләргә, абыйларга иярә идек. Ат арбасына да утырып йөрдем. Үзебез белән банкага әйрәннәр тутырып бара идек.


Фикер өстәү