Җиләк пеш – чиләккә төш… Тәмле шөгыльне бизнес итү җиңел түгел

Җиләкчеләр өчен «урак өсте» җитте. Пешәргә өлгермәде, сата да башладылар. Быел бәяләре дә «тешли». 800–900 граммлы майонез чиләкләренә тутырып, каен җиләген 700–1000 сумга, җир җиләгенең 5 литрын 1000–1200 сумга саталар. Кыйммәт булуының сере бар: әле юл буенда сатучылар аз, җиләк тә бөтен җирдә пешмәгән. Кайбер районнарда яңгыр булмагач, җиләк яфраклары көеп үк беткән.

Җиләк бәясе – сер

Җиләкне иң беренчеләрдән булып сатучылар Мамадыш районының Уразбахты авылында яши. Һәрберсенең үзе генә белгән урыны бармы – билгесез. Әмма анда җиләк җыймаган кеше юк.

– Бездә җиләккә ирләр хирыс. Авылдашбыз Фәрит Гасыймов ел саен беренчеләрдән булып каен җиләге сата. Рафис Гасыймов та аннан калышмый. Ходай биргән нигъмәтләрне ничек җыймый ятасың?! Ирем белән мин дә барып кайткан идек әле. Урыннарын барлап йөрдек. Безнекенә кеше кермәгән. Караңгырак җирдә ул. Ике көннән пешә инде, шуны көтәбез, – ди Зөбәрҗәт Усманова. – Бездә әле җир җиләге пешеп кенә килә. Яңгыр тагын бераз яуса, пешәчәк әле. Таулы җирләрдә өлгергән инде. Үзебезгә дип җыеп кайттык.

Гомер буе җиләк җыеп сатканга, миңа башкаларның күпме акча эшләве дә кызык. Кеше акчасын санарга ярамаса да, сорашмыйча мөмкин түгел. Уразбахты апайлары да хәйләкәр: сер бирмәделәр, төгәл бәясен әйтмиләр. Әмма җиләк «бизнес»ының нәтиҗәсен чамаларга була. Фәритнең малае кредитын япкан, Зөлфияләр капка алыштырган, Рәнисләр машина сатып алган.

Түбән Яке авылында яшәүчеләр әлегә каен җиләге юк дип зарлана. Очраса да, бик аз һәм вак икән. Шуңа да вакыт уздырып, аны җыеп та тормыйлар. Авылдан кул сузымы ераклыктагы тау битендәге җиләк бөтен кешегә җитә.

– Иртән хуҗалык сөтен җыеп алам. Аны тапшыргач кына җиләккә китәм. Ике биш литрлы чиләкне күз ачып йомганчы җыябыз инде без хәзер. Ярты сәгать дигәндә сатып та керәбез. Авыл олы юл буенда урнашканга рәхәт яшибез инде. Дөрес, җиләк җыяр өчен дә, сатар өчен дә тырышлык һәм осталык кирәк. Ә акчаның артыгы юк. Бер көнгә 2 мең сум каян керә әле ул, – ди Фәния Сафина. – Балачактан эшләп үстек. Гомерем буе фермада сыер саудым. Пенсиягә чыккач та тик ятмыйм. Күп итеп тавык-чебеш, үрдәк асрыйм. Җиләк акчасы – иш янына куш кына.

Быел 10 нчы сыйныфка баручы Гадел Мусин, ел саен җиләк җыеп, үзенә кирәк-ярак ала. Бер елны телефонлы булса, узган ел мотоцикл алырлык акча эшләгән. Дөрес, җиләк акчасын Сабан туенда көрәшеп җыелган акчасы янына өстәгән ул. Яшереп тормый: узган ел 39 мең сумлык табигать нигъмәтен саткан. Быел да акча эшләргә исәбе бар. Бер-ике көннән «бизнес»ка керешәбез дип тора. Аларның да үзләре белгән җиләкле урыннары бар икән.

Кышын акча түгел, җиләк ашыйсың

Биектауда яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе җиләкне бары тик үзләре өчен генә җыя икән.

– Туганнарым күп. Ирем ягыннан да, минекеләр дә бишәү. Кунакка кайтсалар, күчтәнәч итеп биреп җибәрәм. Җиләкне сатып әрәм итмибез. Ел буе үзебез ашыйбыз. Кыш көне акча ашап булмый. Ашыйсы килсә, сатып алыйкмы? Даруханәдән витамин алып эчкәнче, җиләкле чәйгә берни җитми инде. Шөкер, салкын тиеп тә авырмыйбыз. Мин моны урман җиләгенең файдасыннан күрәм, – ди Лариса ханым.

Яшел Үзәннең Күгеш авылында туып үскән хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева – бала ялында. Икенче ел рәттән каен җиләге җыю белән мавыга. Моңа кадәр алар авылы янәшәсендә җиләклек булмаган. Узган ел колхоз печәнен чабып алган басуга керсәләр, андагы җиләкнең күплегенә исләре киткән. Рәхәтләнеп җыйганнар. Быел инде бу урынны башкалар да белеп алган. Атна ахырына кадәр, алар кунакка кайтканчы, җыючылар да булган. Шулай да, өч көн рәттән барып, өчәр литр җиләк алып кайткан.

– Каен җиләге тиз өлгерә. Соңга калмаска кирәк икән. Без дә җиләкне сатмыйбыз. Рәхәтләнеп үзебез ашыйбыз. Кышка шикәр комы белән болгатып, туңдыргычка куябыз, – ди ул.

«150 мең сум акча эшләргә була»

Лилия Сафинаның җиләк сата башлаганына 30 елдан артык икән инде.

– Казан тирәсендә генә җиләк урыннарым бар. Бер елны зур басуга килеп чыктым. Хәзер гел шунда йөрим. Быел эшемдә кыскартылуга эләккәч, җиләк җыярга вакытым күп. Озак еллар сату иткәч, җиләк сораучыларым да җитәрлек, – ди Лилия. – Шуңа күрә заказга җыям. Кичтән кемгә күпме кирәклеген сорашам, икенче көнгә алып кайтып бирәм. Бәяне дә бик кыйммәт куймадым. Тиз җыйгач, җиләге күп булгач, 1 литр җиләккә 500 сум да җитәр, дидем. Ничә еллар буе миннән сатып алган кешеләрне бәя күтәреп югалтасым килми. Шөкер итсәң, монысы да бушка килгән төсле инде аның.

Лилиянең җиләк җыя башлаганына бер атнадан арткан инде. Иртәнге бишенче яртыдан чыгып китеп, кич җиткәнче җыя. Берүзенә көненә 26 литр җиләк алып кайтканы да бар икән. Каен җиләге бу! Быел 63 литр җиләк саткан!

– Җир җиләген сораучылар да күп. Аның өлгереп беткәнен көтәм. 15 яшьлек кызым белән бергә җыярга чыгарбыз дип торам. Икәү бертигез эшләсәк, җир җиләгеннән 150 мең сум акча кертергә була, – ди ул.

Гадәттә, җиләк җыйганда аны ашамаска тырышабыз бит. Ә Лилия киресенчә, рәхәтләнеп витамин җыям, ди.

– Без җиләкләрне кышка туңдырмыйбыз. Алай итсәң, бер файдасы да калмый аның. Шуңа күрә җыйганда рәхәтләнеп, учлап-учлап җиләк ашыйм. Өйдә калдырганын да шул ук көнне ашап куялар. Акча дип кенә булмый, үзеңне дә уйларга кирәк, – ди ул.

Яңгыр кирәк!

Апас районының Әлмәндәр авылында яшәүчеләр быел җиләк юк, ди. Яңгыр булмагач, кибеп беткән. Әмма әле бөреләре күренә икән. Шуңа да алар  өметен өзми. Кукмарада да шул ук хәл. «Узган ел бу вакытта 5 литрлы чиләк белән каен җиләге җыйган идек инде. Быел булмады. Без йөри торган аланны сукалаганнар. Урман аланындагы җиләкләр дә бик вак. Җир җиләге дә кибеп бара. Бар өмет – бакчадагысында», – ди Төркәш авылында яшәүче Дания Имамиева.

Җиләкчеләр киңәш итә

– Җиләккә таң белән барырга кирәк.

– Һәр кешенең үз «оялыгы» була.

– Арттан кеше иярсә, юлны буташтырсың.

– Күбрәк яшел төстә кием кияргә, башка ак яулык япмаска кирәк

(монысы кеше күрмәсен өчен).

– Чиләк астына эресен, уртага вагын, өстенә тагын зуррагын салып җыярга киңәш ителә.

– Күп очракта җиләкне чиләге белән сатуың хәерле. Бәя дә арта.

– Каен җиләген зур чиләккә җыймыйлар. Аның өчен майонездан бушаганы да ярый.

– Бер майонез чиләгенә 1030–1050 грамм җиләк сыя.

– Җир җиләген зур чиләккә җыю отышлы. Аны стаканлап сату аеруча керемле. 1 чиләктән 2–3 мең сум акча эшләп була.

– Җиләкнең – үз арифметикасы. 10 литрлы чиләктән ике 5 литрлы, шуңа өстәп, бер майонез чиләге җиләк чыгарып була.

– 5 литрлы савыттагы җир җиләгеннән 3 литр кайнатма чыга.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү