Блогер Василий: Кызга да, малайга да «эләгеп» тора

Россиядә аны июнь аеның соңгы якшәмбесендә бәйрәм итәләр. Бу көнне балалары әтиләренә, аларга булган мәхәббәтне һәм рәхмәтне белдереп, бүләкләр бирәләр. Әлеге бәйрәмне депутатлар ял көне итәргә дигән тәкъдим белән чыккан. Безгә тагын бер бәйрәм кирәкме? Әти булу җиңелме? Әнә шул хакта сораштык.

Василий Иванов, блогер, трактор:

– Нинди көнне бәйрәм итсәләр дә, мин эштә булам. Бәйрәмнәрдә бик сирәк ял итәм. Әмма Әтиләр көне кирәктер дип уйлыйм. Ирләр бәйрәме дә булырга тиеш бит инде. Ватанны саклаучылар көне бар ул. Әмма хәзер бөтен кешедә армиягә бармый бит. Гаиләдә ике балабыз үсеп килә. Кызым, улым бар. Мин үземне бик юаш әти димәс идем. Кызга да, малайга да “эләгеп “ тора. Бармак күрсәтмичә булмый. Вакытында сүгәбез дә, кирәк чакта яратабыз да.

Белеп торыгыз!

Америкалы Сонора ханым Смарт Додд (Sonora Smart Dodd) 1909 елда яңа бәйрәм булдыру тәкъдиме белән җирле мөрәҗәгать итә. Баштарак бәйрәмне Сонораның әтисе Уильям Смарт туган көнне 5 июньдә уздырырга уйлыйлар, ләкин бәйрәмне әзерләү сузылып, 19 июньдә бәйрәм итәләр. Әлеге бәйрәмне АКШның башка штатларында да хуплап каршы алалар.

АКШтан соң, июньнең өченче якшәмбесендә әтиләр көнен Бөекбритания, Голландия, Франция, Кытай, Япония кебек илләрдә бәйрәм итә башлыйлар. Кайбер илләрдә әтиләр көнен башка көндә билгелиләр. Алманиядә Пасхадан соң 40- көнне , Австралиядә сентябрьнең беренче якшәмбесендә, Италиядә 19 мартта бәйрәм итәләр.

Кытайда Әтиләр көне июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Канадада Әтиләр көне июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Балигъ булган балалары аталары янына килә, алар өчен мәҗлесләр оештыра, бергәләп сәяхәткә китәләр, йорт эшләрендә булышалар, бүләкләр бирәләр. Ал розалар сатып алалар, әгәр исән булмаса, каберенә ак розалар илтәләр.

Әтиләр көнен (Тити-но Хи) бәйрәм итү гадәте Япониягә Америкадан 1950 елда кергән. 1980 елларда бәйрәм популярлаша. Алманиядә Әтиләр көне (Vatertag) 1936 елдан рәсми бәйрәм булып исәпләнә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү