Татарстанда коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр кертү турындагы сорауга ачыклык кертелде

Әлегә Татарстан хакимияте коронавирус таралу сәбәпле яңа чикләүләр кертү турында карар кабул итмәде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

«Һәр төбәк эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләренә карап карар кабул итә. Әлегә безнең республикада мондый каралар кабул ителмәде», — дигән Лилия Галимова.

«Шул ук вакытта без вазгыятьнең тотрыклылыгына вакцинация темпы да турыдан-туры йогынты ясавыннан чыгып эш итәбез. Бары тик шул гына халыкның җитәрлек дәрәҗәдә иммунитеты барлыкка килүгә йогынты ясарга мөмкин. Бу Татарстан халкының гомерен һәм сәламәтлеген саклый һәм чикләүләр кертүдән котылырга ярдәм итә ала», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе.


Фикер өстәү