Казан мәктәпләренең һәм социаль оешмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 1,3 млрд сум кирәк

Казан мәктәпләренең һәм социаль оешмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 1,3 млрд сум таләп ителә. Бу хакта шәһәр мэриясендәге киңәшмәдә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.

– Күптән түгел 175 нче гимназиядә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә департамент куркынычсызлыкны тәэмин итү ихтыяҗын өйрәнде. Барлык кимчелекләрне бетерү 1 млрд 308 млн сумга төшәчәк, – диде ул. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, шәһәр бюджетында мондый суммадагы акча юк, әмма иминлекне тәэмин итү кирәк. 1 сентябрьгә Казанда махсус иминлек төймәләре, хәбәр итү системалары булмаган яисә эшләмәгән, ишекләрдә йозаклары булмаган оешмаларга ревизия үткәреләчәк.


Фикер өстәү