Мәскәү кабат өйдә утыра

Башкала мэры Сергей Собянин, коронавирус инфекциясе аркасында чирләүчеләр арту сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертелүе турында хәбәр итте. Шулай итеп, Мәскәүдә 20 июньгә кадәр, хезмәт хакын саклап, эшләми торган көннәр игълан ителде.

Бу көннәрдә сәүдә үзәкләрендә ашау-эчү нокталары эшләмиячәк, кафе-рестораннар, клуб, караоке һәм дискотека заллары исә төнлә хезмәт күрсәтмәячәк. Парк һәм табигый территорияләрдә спорт мәйданчыклары һәм аттракционнар эше туктатылачак. Зоопаркларга йөрү тыела.

Башкала хакимияте шулай ук эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү мөмкинлеген карарга киңәш итте. Сүз вакцинация узмаган эшчеләр турында бара.

Мәскәү артыннан төньяк башкала да чикләү чараларын яңадан кайтарды. Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов тиешле карарга кул куйды. Шулай итеп, шәһәрдә 17 июньнән түбәндәге чикләүләр кертелә: җәмәгать туклануы урыннарында күңел ачу чараларын үткәрү тыела; ашау-эчү нокталары, кафе-рестораннардагы балалар бүлмәләре эше туктатыла; рестораннарга төнге сәгатьләрдә эшләү рөхсәт ителми (үзең белән алып китү кебек хезмәтләрдән кала); кинозалларның кеше белән тулылыгы 75 проценттан 50 процентка кадәр киметелә; иң яхшы чыгарылыш укучылары өчен үткәрелә торган “Бал медалистов” чарасын оештыру тыела.

Күршедәге Мари Иле республикасында оешмаларга кимендә 30 процент хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим ителә. Балигъ булмаганнарга сәүдә үзәкләренә ата-аналарыннан башка йөрү тыела. Моннан тыш, төбәктә балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше туктатыла.

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Чикләүләргә бәйле ниндидер карарга килсәк, хәбәр итәчәкбез. Әлегә моңа бәйле бернинди яңалыгыбыз да юк. Чикләүләр кертмәс өчен, безгә вакцинация буенча актив эш алып бару кирәк.  Иммунитет кына республика халкының тормышын һәм сәламәтлеген саклап калырга һәм чикләүләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.

 


Фикер өстәү