Татарстанда коронавирустан өзлегүдән 2600гә якын кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда ковидтан соң өзлегүләрдән 2,6 меңгә якын кеше вафат булган. Бу хакта Татар-информ Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

«Без 2020 елга анализ ясадык һәм коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең күбесенең билгеле бер вакыттан соң өзлегүләр алуын һәм, кызганычка каршы, вафат булуын күрдек. Үлүчеләр саны 2,6 меңгә якын», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, аларның ковидка уңай анализ нәтиҗәләре ПЦР-тест һәм үпкәләрнең компьютер томографиясе ярдәмендә билгеләнмәгән булган.

«Алар инфаркт, инсульт һәм тромбоэмболия кебек өзлегүләрдән вафат булган», -дип өстәде Марат Садыйков.


Фикер өстәү