Татарстан – бай гаиләләр яшәгән төбәкләр исемлегендә

Татарстан бай гаиләләр яшәгән Россия төбәкләре исемлегенә керде. Республика РИА «Новости» төзегән рейтингта 20 нче урында урнашкан.

Әлеге рейтинг нәтиҗәләренә ышансаң, Татарстанда ике балалы гаиләнең минималь чыгымнардан соң уртача 34 мең сум акчасы кала. Бер балалылар баерак яши – аларның 45 мең сум акчасы кала.

Әлеге исемлек башында Ямал-Ненец автономияле округы тора. Анда минималь чыгымнардан соң янга калган акча 100 мең сумнан артып китә. Икенче-өченче урыннарда – Сахалин өлкәсе (75,3 мең сум) һәм Мәскәү (73,4 мең сум).

 


Фикер өстәү