Политолог: «Праймериз сайлаучыларда зур кызыксыну уятты»

Башлангыч тавыш бирү  сәяси партияләрдә дә, гражданнарда да кызыксынуны арттыра бара. Ул кешеләргә партия сайлауларда катнашырга тәкъдим итәргә ниятләгән кандидатларга реаль бәя бирергә мөмкинлек тудыра. «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов шундый фикер белдергән.

Ул май ахырында башлангыч тавыш бирүнең масштаблы процедурасын илнең иң зур партиясе — «Бердәм Россия» үткәрүен искәртте. Аның нәтиҗәләре буенча, партиялеләр кешеләрнең мондый тавыш бирүгә карата кызыксынулары артуын билгеләп үтте.

«Праймериз безнең илдә әкренләп сәяси партияләр һәм иң мөһиме — гади сайлаучылар кызыксына торган институциональ процедурага әверелә бара. Ул кандидатларны алдан сайлап алуны уздырырга, аларны партия түгел, ә гади кешеләр күзлегеннән бәяләргә мөмкинлек бирә», — дигән Куртов.

Эксперт сүзләренчә, сәяси өлкә тирәсендәге мәгълүмат кыры тагын да тыгызлана бара: кешеләр укыйлар, кызыксыналар, сәяси контент белән кызыксыналар. Бу эштә мәгълүмат җиткерүдә традицион ысулларны үзгәрткән заманча технологияләр зур роль уйнады.

«Хәзер һәркем интернетка үз смартфоныннан керә ала — һәм бу сәяси мәсьәләләрнең җәмгыятьнең көндәлек тормышына үтеп керүен арттыра. Сәясәт „кешеләр өчен“ форматына күчә», — дип нәтиҗә ясаган Алексей Куртов.


Фикер өстәү