Бүген, 19 июньдә, Татарстанда коры һәм кояшлы һава торышы саклана. Шул ук вакытта температура фонының артуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил фаразлана. Вакыты белән ул секундына 15 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.
Көндез +24, +29 градуска кадәр җылытачак.