Мамадыш районында ике малай 17 елан йомыркасы тапкан

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылына әбиләренә җәйге каникулга кунакка кайткан малайлар бер табылдыкка тап булганнар.

11 яшьлек Илсаф Зиннәтуллин белән Рөстәм Гыйниятуллин каз бәбкәләре саклаган вакытта үзләренә кызыну өчен комлык ясарга булалар. Бакча артында төзелештән калган комлыкны чистартып, «пляж» ясаганда ком эченнән вак кына мәрҗәнгә охшаган «шар»лар тәгәрәп килеп чыга. Башта — 12, аннары тагын — 5! Малайлар тиз генә Зөлфия әбиләрен чакырып, нәрсә икәнлеге белән кызыксыналар. Әбиләре гомер күрмәгән әйбернең ни икәнен, күршедәге укытучы Вакыйф Исмәгыйлевтан сораша. Болар елан йомыркалары булып чыга!

Йомырканың икесенә зыян килгән. Ә калганнарыннан чыгачак елан «бәбиләре» бу эсседә озак көттермәс анысы. Малайларның шатлыклары эчләренә сыймый:

– Ни икәнен белгәч шаккаттык! Шундый матур бит! Атна ахырында әти-әниләр Казаннан кайткач аларга күрсәтәбез дә йомыркаларны болынга илтәбез, – диләр.

Малайларның җәйне искә алып сөйләрлек күңелле хатирәләре бар хәзер.

Регина Гыйниятуллина


Фикер өстәү