Илкүләм проект кысаларында Татарстанда иң яхшы мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, быел Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 319 миллион сум җибәреләчәк. Илкүләм проект кысаларында 3 төбәк проекты хәл ителә. Болар – “Мәдәни мохит” (286,0 миллион сум бирү күздә тотыла), “Цифрлы мәдәният” (4,8 миллион сум), “Иҗат кешеләре” (28,1 миллион сум) проектлары.

“Мәдәни мохит” төбәк проекты буенча Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләрен, Минзәлә һәм Кукмара районнарында авыл мәдәният йортларын төзү, Казан шәһәрендә ике сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

Илкүләм проект кысаларында шулай ук иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм иң яхшы учреждениеләр хезмәткәрләре дә дәүләттән ярдәм алачак.
Ә инде “Цифрлы мәдәният” төбәк проекты кысаларында китапларның электрон версияләре, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә – виртуаль концерт заллары пәйда булачак.


Фикер өстәү