Балалар Республика клиник хастаханәсеннән 175нче гимназиядә зыян күргән барлык укучыларны чыгарып бетерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Балалар Республика клиник хастаханәсе стационарында дәваланган 175нче гимназиянең ике укучысы чыгарылган», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Балаларның хәле канәгатьләнерлек, алар өйләренә озатылган.
Хәзерге вакытта ату вакытында зыян күргән өч кеше Мәскәү хастаханәсендә дәваалан.