Мәскәүдә коронавирустан вакцина ясатучылар арасында 5 машина уйнатканнар

Лотереяда 165 меңнән артык кеше катнашкан.

Мәскәүдә коронавирустан вакцинина ясатучылар арасында биш Renault Logan машинасы уйнатканнар. Лотереяны «Москва 24» телеканалы туры эфирында уздырганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Җиңүчеләр очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайланган. Прививка ясатучылар арасында Лусина Ашотовна, Сергей Евгеньевич, Ирина Борисовна, Дмитрий Игоревич, Светлана Сергеевналарга бәхет елмайган.


Фикер өстәү