Банк картасын саклыйм дип, 767 мең бурычка баткан

Чаллыда телефон аферистлары тозагына 37 яшьлек машинист ир капкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Аңа банкның «куркынычсызлык хезмәте»ннән дип акчалары салдырылуы турында хәбәр иткәннәр. Каушап калган ир нәрсә эшләргә кирәклеген сораган. Кырыгалдарлар аннан банк картасының пин-кодын сорап алганнар һәм аның исеменә 767 мең  сум кредит алганнар.

Тикшерү барышында иргә Мәскәүдән шалтыратулары билгеле булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү