Татарстан Россиянең иң инновацион регионнары өчлегенә керде

Татарстан Россия субъектларының инновацион үсеше рейтингында өченче урынны биләгән. Ул бары тик, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

«Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы инновацияләр үсешенең гомуми дәрәҗәсе буенча алда бара, тотрыклы топ-3, — диелгән тикшеренү материалларында.

Татарстан инновацион активлык өлкәсендә (Чувашия, Мордовия, Мәскәү, Петербург, Томск һәм Түбән Новгород өлкәләре белән бергә) алдынгы урыннарны биләп тора, шулай ук 2012 елдан фәнгә һәм инновацияләргә бюджет чыгымнарын арттыру ярдәмендә инновацион сәясәтнең сыйфаты буенча беренчелекне тотып тора.


Фикер өстәү