Суыткычтан ток сугып 5 яшьлек баланың гомере өзелгән

Ростов-на-Донуда суыткычтан ток сугу сәбәпле, бер баланың гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Бала шәхси йортта яшәүче әбисенең иске суткычына тотынган булган. Шул вакытта аны ток суккан. Малайның туганнары ашыгыч ярдәм чакырткан, тик ул аңына килмичә үлеп киткән.

Хокук сакчылары кечкенә балаларны үзләрен генә караучысыз калдырмаска киңәш итә. Балаларны кечкенәдән электр приборлары белән сак булырга өйрәтергә кирәклеген дә искәртә алар.


Фикер өстәү