«Давыл мизгел эчендә түбәне алып атты»

Кичә узган давыл Актаныш районының Чалманарат, Аккүз авылларындагы хуҗалыкларга зыян салган.

– Көндезге сәгать12 ләрдән соң кинәт кенә көчле җил өермәсе чыкты да 3-4 минут эчендә ферманың түбәсен куптарды. Сыерлар ул вакытта җәйләүгә киткән иде. Давыл түбәнең бер өлешен ашлык, фураж саклый торган склад түбәсенә алып ыргыткан. Әле ярый бу вакытта ферма тирәсендә бер кеше дә булмаган. Нәтиҗәдә 4,5 миллион сумлык зыян килде. Соңгы вакытта давыллар чыккаласа да, мондый хәлнең булганы юк иде. Күккүз дигән авылда да бер корылмага зыян китергән дип ишеттек, – диде Наратлы хуҗалыгы рәисе Алмаз Мосабиров.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү