Эссе көннәрдә метро янында вакцина ясамаячаклар

Эссе һава торышы аркасында метро янындагы кайбер вакцинация пунктларын алачаклар. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Аның сүзләренчә, профилактик чараны үткәрүдә барлык таләпләрне төгәл үтәү мөһим. Моңа вакцинаны салкында тоту кагыйдәсе дә керә. Һава торышы эссе булганга күрә, суыткычлардагы махсус хладагентларны еш алмаштырырга туры килә дип аңлатты белгеч.

– Вакцинация күзлегеннән караганда, безнең хезмәткәрләр профилактик чараны уздыру өчен бик үк яхшы урында түгел, анысы. Без хәзер халыкның ихтыяҗыннан чыгып эш итәчәкбез. Кешеләр азрак булган метро станцияләреннән, вакцина ясату өчен куелган махсус машиналарны алачакбыз, дөрес аңласагыз иде, – диде ул.


Фикер өстәү