«Россиядә иң яхшы вузлар» рейтингына Татарстандагы уку йортлары да кергән

 Forbes басмасының «Россиядә иң яхшы вузлар» рейтингында Татарстанның 6 югары уку йорты илнең иң шәп 100 вузы исәбенә кергән.

Болар – Иннополис университеты (рейтингта 12 нче урында), Казан федераль университеты (22 нче), КНИТУ-КАИ (44 нче), КНИТУ-КХТИ (75 нче), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе (91 нче) һәм Казан дәүләт медицина университеты (92 нче урында). Рейтингны төзүчеләр әйтүенчә, Иннополис университеты 36 нчы урыннан 12 нчегә күтәрелгән.  Белем бирү сыйфатын арттыру аңа шундый зур ыргылыш ясау мөмкинлеге биргән.

Техник вузларга ихтыяҗ зур. Рейтингта техник юнәлештәге җиде югары уку йорты беренче дистәгә кергән. Калган өчесе дә – техник юнәлештәге киң профильле вузлар.


Фикер өстәү