Чапшар авылында “Чүлмәнчек”тән соң яңгыр яуган

Балтач районының Чапшар авылында яңгыр теләү йоласы “Чүлмәнчек” үткәрелгән. Авыл халкы урамга чыгып, бер-берсен су белән коендырган. Әбиләргә дә чиләктән “өлеш” эләккән. Икенче көнне авылда менә дигән итеп яңгыр яуган.

– Авыл киче уздыргач, икенче көнне балалар белән шул урынны җыештырырга чыккан идек. Шунда “Чүлмәнчек” ясау уе туды. Көннәр бигрәк эссе бит. Башта балалар белән клуб янына җыелдык. Сәеррәк итеп караучылар да булды, кеше бит бер төрле генә кабул итми. Аннан халык үзе кызып китте. Һәр капка төбендә безне сулы чиләкләрен күтәреп каршы алдылар. Сипмәгез, дип капкаларын ябып куючылар да бар иде. 86 яшьлек Мөнирә апа Гаязова: ”Миңа да сибегез”, – дип чыккан иде хәтта. Балалар рәхәтләнде инде. Бик күңелле үтте. Икенче көнне авылда яңгыр яуды. Монысы үзе бер бәйрәм кебек булды, – ди авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү