Коронавирустан бер генә тапкыр вакцина ясату җитәме?

Коронавирустан прививканы ярты елга бер тапкыр ясатырга кирәк, шул ук вакытта вакцинация антитәнчекләр күрсәткеченә бәйле булырга тиеш түгел. Бу хакта РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

«Пандемия чорында һәр ярты ел саен, антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамастан, без вакцина ясатырга тиеш», — диде эксперт.

Элегрәк Роспотребнадзор Россиядә беренче тапкыр Covid-19 инфекциясе штаммнарының иң куркынычы — «дельта плюс» белән зарарлану очрагы ачыкланды, дип хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү