Владимир Путин катнашындагы туры линия көндезге 12дә башланачак

Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы туры линия алдыннан гражданнарның активлыгы бик югары, программа тәмамланганда 1 миллионнан артык мөрәҗәгать килер дип көтелә, дип белдергән Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Кагыйдә буларак, программа тәмамланганда без барыбер бер миллион чиген үтәчәкбез, чөнки аның барышында телефоннан шалтыратулар, видеомөрәҗәгатьләр, СМС-хәбәрләр килүен, аларны эшкәртү дәвам итә – бу система программа тәмамланганчы эшли. Шунлыктан гражданнарның активлыгы бик югары һәм кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен кабул итүчеләрнең эше җитәрлек», — диде Песков журналистларга.

Россия Президенты катнашындагы туры линия бүген 12:00дә башлана.


Фикер өстәү