Путин яшьләргә акча салынган «Пушкин картасы» бирү мөмкинлеге карала диде

14-22 яшьтәгеләр мәдәният учреждениеләренә йөри алсыннар өчен акча бүлеп биреләчәк.

Туры эфир барышында ил Президентына авылдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы мөрәҗәгать итте. Театр-музейларга барырга балаларның акчасы юк, диде ул.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән “Пушкин картасы”н кертү тәкъдиме бар. Аның нигезендә 14-22 яшьтәгеләр мәдәният учреждениеләренә йөри алсыннар өчен финанс средстволары бүлеп биреләчәк.


Фикер өстәү