Татарстанда 331 меңнән артык кеше «Пушкин картасы»на ия булачак

Татарстанда 331 меңнән артык кеше «Пушкин картасы»на ия булачак. Россиядә 1 сентябрьдән 14 — 22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проект старт ала.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектының Татарстанда тормышка ашырылу үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул Россия күләмендә гамәлгә куелган мәдәни проектның республикада популяр буласына ышаныч белдерде.

«Республикада „Пушкин картасы“ программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Шуларның 30ы дәүләти, 30ы — муниципаль, икесе хосусый. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, цирк, мәдәният сарайлары һәм клублар», дип санап үтте министр.

«Әлеге мәдәният учреждениеләре репертуар төзегендә «Пушкин картасы”на тәкъдим ителә торган чарага махсус маркировка куерга тиеш була. Ягъни, без яшь буын бушка билет ала торган мәдәни чаралар базасы булдырабыз», диде Ирада Әюпова.

«Пушкин картасы» 14 -22 яшьлек кешеләргә бирелә. Бу — Россиядә 13 миллион чамасы кеше. Картага 3 мең сум акча салынган була. Аны карта иясе үзе генә файдалана ала.

Программага катнашу өчен «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасы аша теркәлергә кирәк булачак. «Пушкин картасы» программасына кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү