Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 500 миллиард сум бүлеп бирелүен белдерде

Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 500 миллиард сум бүлеп бирелүен белдерде. Бу хакта ул туры эфир барышында Псковта яшәүче бер ир-ат торбаларга бәйле проблемасы турында сөйләгәннән соң әйтте.

– Бездә ЖКХ системасына Илкүләм иминлек фондыннан – 150 миллиард сум, ДОМ.РФ аша – тагын 150 миллиард сум, гомумән, торак-коммуналь хуҗалык структурасы өчен барлыгы 500 миллиард сум акча каралган. Акчаның барысы да мондый мәсьәләләрне хәл кылуга күздә тотылган. Төбәкләргә тиешле тәкъдимнәрне үз вакытында әзерләп, Хөкүмәткә чыгарга һәм үзләренең тәкъдимнәрен якларга гына кирәк, – диде Владимир Путин.


Фикер өстәү