Россия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында дәвамчысы һәм хакимият дилбегәсен тапшыру турындагы сорауга да җавап бирде.
Президенттан бу хакта Краснодарда яшәүче бер ир-ат кызыксынды.
– Изге урын буш тормый һәм алыштыргысыз кешеләр юк. Минем җаваплылыгымда – тәкъдим итү… Вакыты килеп җиткәч, минемчә, теге яки бу кешенең Россияне җитәкләргә лаеклы икәнен әйтә алачагыма ышанам, – диде ул.