Авыл тренеры: яшь белгечләр кайтырмы?

Россиядә «Авыл тренеры программасы барлыкка килергә мөмкин. Ул белгечләрне  авылга җәлеп итүне күздә тота. Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.  Парламентта авыл спорт мәктәпләрендә тренерлар җитмәү проблемасы да күтәрелде. «ВТ» хәбәрчесе авылларда спорт буенча вазгыятьне белеште.

Ольга Павлова әйтүенчә, бүген тренерларга тренер-укытучы статусы бирелә һәм аларга педагогик хезмәткәрләрнең барлык социаль гарантияләре карала. Әмма әлеге белгечләргә укытучылар кебек «подъемный» акчасы  бирелми.

– Яшь белгечләрнең авылга кайтуы бик мөһим. Шуңа күрә без авыл тренеры турындагы мәсьәләне күтәрәбез, – ди Ольга Павлова.

Депутат шулай ук спорт мәктәпләрендә автотранспорт җитмәү проблемасына да тукталды. «Районнарда балалар спорт мәктәпләре өчен автобуслар  җитмәүгә бәйле сорауларны еш бирәләр. 2003 елдан авылларда автобуслар паркы юкка чыкты диярлек. Балаларны ярышларга йөртү өчен берни дә юк», – дип билгеләп үтте ул. Павлова шулай ук яшь тренерларның хезмәт хакы мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк дип саный: «Әйе, без бүген  хезмәт хакын күтәрдек кебек, әмма чынбарлыкта бу алай түгел.  Алар 2–2,5 ставкага эшли һәм шуның хисабына хезмәт хакын артта».

Татарстан Спорт министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, министрлык тәкъдимнәренә караганда, ел саен авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 50 меңнән кимрәк булган кече шәһәрләрдә урнашкан спорт оешмаларында эшләүче 70 тренерга дәүләт ярдәме күрсәтү таләп ителә.

Чистай  шәһәрендәге Боз сарае директоры  Госман Нәбиуллин әйтүенчә, белгечләрне җәлеп итү җиңелләрдән түгел.

– Без балаларны хоккей, фигуралы шуу төрләренә өйрәтәбез. Белгечләр җитми. Фигуралы шуу буенча Казаннан ике тренер килеп эшли. Премияләр бирәбез, акчалары да яхшы гына, яшәп торыр өчен фатир да бирелде. Әмма көн саен киләселәре килми. Акча мәсьәләсе канәгатьләндереп бетерми. Атнага дүрт мәртәбә киләләр. Хоккей буенча да белгечләр  алышынып тора. 7 ел эшләгән тренерыбыз  Питрәчкә эшкә китте. Гаиләсе юк, китәм дигәч, тота алмыйбыз. Ике егет кайткан иде. Берсе читтән торып укырга керде. Икенчесе бер ел эшләп, күптән түгел Себергә эшкә китте. Аның урынына белгеч кирәк. Әти-әнинең баласын тәҗрибәле, үзе дә уйнаган тренерга бирәсе килә. Сайлап алырга белгечләр юк. Дөресрәге, таләпләре зур. Без шәһәр дип саналабыз. Авыл районнарына  баручы юк бит. Шуңа күрә мондый программаларсыз гына белгечләрне җәлеп итү авыр, – ди Госман әфәнде.

Баулы районының Спорт һәм физик үсеш  комитеты  җитәкчесе  Илдар Әхмәтҗанов та «Авыл тренеры» программасы булдыруны бик мөһим дип саный.

– Баулыда  өч спорт мәктәбе бар. Милли көрәш, җиңел атлетика, бадминтон,  шахмат, бильярд буенча белгечләр кирәк. Физкультура укытучылары ярты штатта тренер булып эшли. Районда җиңел атлетика төре үскән. Өстәл теннисы буенча республика, хоккейда шәһәр күләмендә җиңүчеләребез бар. Якташыбыз Мәскәү вузында 4 курста белем ала. Ул кайтса, йөзү буенча белгечебез булачак. Идел буе спорт һәм туризм академиясендә белем алучы яшьләрне дә көтәбез. Спорт мәктәпләрендә автобуслар җитми. Әйтик, 2 нче спорт мәктәбендә автобусның  куллану вакыты чыга. 11 елдан соң лицензия алып булмый, – ди Илдар Әхмәтҗанов.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов та, тренерлар, әлбәттә, кирәк, ди. Аның сүзләренә караганда, укытучылар, табиблар, тренерлар шәһәрдә дә, авылда да  бик  кирәк.  – Милли көрәш, чаңгы буенча  остазлар кирәк. Чаңгы буенча  бер-ике белгечебез бар. Алар булмаса, чаңгы төре аксый башлаячак. Хоккей буенча белгечләр булса, әйбәт булыр иде. Районда волейбол үскән. Программалар булса, бик әйбәт. Бу  яшьләрне авылга кайтару өчен этәргеч булыр иде. Узган ел безгә  Казаннан бер тренер кайтты. Белгечтән күп нәрсә тора. Илгиз Мансуров кайткач, ирекле көрәш күтәрелә башлады. Илгиз – дини кеше, мәдрәсәдә дә, «Батыр» комплексында көрәш серләренә өйрәтә. Күңелен биреп эшләсә,  теләсә кайсы тренер уңышка ирешә ала. Шуңа күрә мондый программаларны көтәбез, – ди Ранис Камартдинов.

Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе  Айдар Хәйретдинов, һәр авылда инструктор булырга тиеш, ди.

– Элек  авыл яшьләре белән эшли торган «Урожай» дигән система бар иде. Бүген клубтан тыш чаралар үткәрер, авыл яшьләре, андагы гаиләләр белән  шөгыльләнер өчен белгечләр юк. Балтачта  бер спорт  мәктәбе бар. Тренерлар җитми. Анда спорт төрләрен киметәләр, – диде ул.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның да фикерен сораштык.

–  Без  әлеге программаны Россиянекенә кадәр үк эшли башлаган идек. «Авыл тренеры»  республика программасын эшләдек, хөкүмәтебездә  әлеге мәсьәлә карала. Бигрәк тә авыл районнарында  заманча спорт корылмалары төзелә. Шуларга югары белемле, дәрәҗәле яшьләр кайтсын өчен ярдәм кирәк, дип саныйбыз. Корылмалар төзелеп торгач,  белгече дә кирәк. Яңа олимпия төрләре буенча да  тренерлар җитми. Күп җирдә тренер хезмәтен  физкультура укытучылары башкара, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү