Путин COVID буенча ялган белешмәләр ясаучыларны җәзага тарта торган статьялар булуын искәртте

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында ялган белешмәләр һәм прививкалар турында да әйтеп үтте. Дәүләт башлыгы моны, чеп-чи мошенниклык дип бәяләп, полициянең бу эшкә катнашы булганнарның барысын да эзләвен белдерде.

“Чеп-чи мошенниклык бу. Җинаять кодексында мошенниклык өчен статьялар бар. Хокук саклау органнарының бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләвен телим”, – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Путин белдергәнчә, Эчке эшләр министрлыгы да, шул исәптән ведомство башлыгы Владимир Колокольцев та бу проблеманы белә. Россия башлыгы әйтүенчә, җинаятьләрнең мондый категориясе аеручы хәтәа санала, чөнки кешеләрнең сәламәтлегенә бәйле.
Путин әйтүенчә, мондый гамәлләрне булдырмас өчен хокук саклау органнарына үзләренең барлык мөмкинлекләрен эшкә җигәргә кирәк. Президент шулай ук, Эчке эшләр министрлыгында бу хакта беләләр һәм аңа каршы көрәшергә әзерләр, дип тә өстәде.


Фикер өстәү