Россия Президенты Владимир Путин шәхси һәм ведомство клиникаларына мәҗбүри медицина иминиятләштерүе программалары кысаларында вакцинация үткәрү мөмкинлеге бирердәй законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Законны тәкъдим итүчеләр – Дәүләт Думасының “Бердәм Россия”дән сайланган депутатлары Андрей Исаев, Дмитрий Морозов һәм Борис Менделевич. Документ нигезендә “Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Бу үзгәрешләр буенча вакцинация, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, медицина оешмаларында уздырылырга тиеш.
Закон нигезендә, мондый оешмаларны илкүләм календарьга кертелгән прививкалар өчен кирәкле вакциналар белән тәэмин итү тәртибен раслау – Хөкүмәткә, ә эпидемиологик күрсәтмәләр буенча профилактик прививкалар календаренә кертелгән вакциналар белән тәэмин итү тәртибен раслау –Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең югарыгы башкарма органына йөкләнгән.