Хәбәр Казан мэриясенең электрон почтасына килгән. Анда билгесез зат Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә шартлаткыч җайланмалар салынуын хәбәр иткән.
Татар-информ агентлыгы мәгълүматлары буенча, эвакуация хәзерге вакытта «Тандем» сәүдә үзәгендә, KazanMall һәм башка үзәкләрдә бара, аларга ашыгыч хезмәтләр экипажлары килгән.
Агентлык карамагында «Азино» сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләү фотосы бар.