Самокатта хәрәкәт иткән малай машина астында һәлак булган

Конаково районында Редкино күле юнәлешендәге трассаның 2 нче чакрымында авария булган, нәтиҗәдә бала һәлак була. Фаҗиганең нечкәлекләре турында ЮХИДИнең төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

10 яшьлек малай электр самокатында юл читеннән, күлгә таба барган. Аныкланган мәгълүматларга караганда, бала әти-әнисе белән булган, транспорт хәрәкәтенә каршы хәрәкәт иткән. Автомобиль йөртүченең аек булуы билгеле. Малай кисәк машина алдына чыга.

Малай алынган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була. Россия Тикшерү комитеты авария нечкәлекләрен өйрәнә.


Фикер өстәү