“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, 2020 елда Татарстан белән Беларусь Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 16,9 процентка кимеп, 870,4 миллион доллар тәшкил иткән. 2021 елның I кварталында бу җәһәттән үсеш күзәтелгән.
Бүген Татарстанда бөтен авыл хуҗалыгы техникасының 60 проценттан артыграгы – Беларусьта җитештерелгән. Беларусьның шәһәр автобуслары һәм трамвайлары да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Беларусь – республиканың төп партнерларыннан берсе. “Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы төстә Татарстанның лидер-тышкы сәүдә партнерлары исәбенә керә”. – дигән ул.
Татарстан предприятиеләре Евразия сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтүгә, уртак транспорт-логистика мөмкинлекләрен үстерүгә карата зур кызыксыну күрсәтеп килә, дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.
Беларусь сәнәгать министры Петр Пархомчик, үз чиратында: “Март аенда зур делегациябез (аңа асылда барлык зур предприятиеләрнең директорлары кергән) Татарстанга килеп, компанияләрегезнең мөмкинлекләре белән танышты”, – дип билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, Беларусь шул визит йомгаклары нигезендә башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү юлларын карарга әзер.