Бала һәм аны коткарырга дип суга кергән ике кеше батып үлгән

Анапада өч кеше батып үлгән, дип хәбәр итә Краснодар крае прокуратурасы.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ярдәмгә ташланган тагын өч шаһитны эзлиләр.
«Диңгездә коенучы баланы дулкын эчкә алып китә, әтисе һәм аның дусты, шулай ук бу хәлнең шаһитлары ярдәмгә ташлана. Әти кеше, аның иптәше һәм бала агымны җиңә алмый, калган коткаруга ташланган кешеләрне  эзлиләр», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.


Фикер өстәү