Казан быел җәйгә кунакханәләре иң күп бронь җыйган шәһәрләр унлыгына кергән

Туристларның иң нык җәлеп итүче юнәлешләр – Краснодар крае, Кавказ минераль сулары курортлары.

Казан быел җәйгә кунакханәләре иң күп бронь җыйган шәһәрләр унлыгына кергән. Мәскәү, Мәскәү яны, Калининград та туристларның яраткан юнәлешләре булып тора. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Сәяхәтчеләр бигрәк тә Краснодар крае (Сочи, Анапа, Геленджик, – 58%ы шунда ял итәчәк), Кавказ минераль сулары курортларын (9%), Санкт-Петербург (9%), Дагыстан һәм Төньяк Кавказны (8%) үз итә.
Туроператорлар ассоциациясендә билгеләп үтелгәнчә, Россиядә быел җәйге 3 айда гына да диңгез һәм Кавказ курортларында 15 миллионга якын кеше ял итәчәк. Узган елдагыга караганда 15 процентка күбрәк сан бу.


Фикер өстәү