Татарстанда маршрут автобусына машина бәрелгән

Чаллыда «Курчак театры» тукталышы янында «Газель» маршрут микроавтобусына «ВАЗ-2110» җиңел автомобиле бәрелгән. Җиңел автомобиль каты зяын күргән.

Машина урында торган автобуска килеп бәрелгән.

Автобус рәмиләштерелгән компания җитәкчелеге сүзләренә караганда, микроавтобус, тышкы яктан гына зыян күргән һәм юл-транспорт һәлакәте рәсмиләштерелгәннән соң хәрәкәтне дәвам итәчәк.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

 


Фикер өстәү