Күптән түгел вафат булган Владимир Меньшов хатынының хәле начарланган

Актриса Вера Алентова яңадан реанимациягә эләккән, дип хәбәр итә РИА-Новости.
Басманың әңгәмәдәше сүзләренә караганда, әле кичә артистканың хәле яхшырган булган, аны гадәти палатага күчергәннәр, әмма соңрак аны реанимациягә кайтаралар. Табиблар пациентның хәлен уртача авыр, әмма тотрыклы дип бәялиләр.
Алентовка 28 июньдә коронавируска шикләнеп хастаханәгә салалар. Соңрак диагноз расланган.

Танылган актер Владимир Меньшов коронавирустан вафат булган


Фикер өстәү