Миңнеханов «Үзавтосәнәгать» башлыгы белән КАМАЗ проектлары турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзавтосәнәгать» АҖ идарәсе рәисе Шәүкәт Үмүрзаков белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада яклар Үзбәкстан компаниясе белән КАМАЗның уртак проектлары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайбер юнәлешләр, шул исәптән автомобильләр җитештерү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, „КАМАЗ“ ГАҖ һәм „ Үзавтосәнәгать“ АҖ Үзбәкстан Республикасы территориясендә йөк автотранспорт чараларын җитештерү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыра», — диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

Очрашуда Татарстан автогиганты генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.


Фикер өстәү