Коронавирус кичергән яки коронавируска каршы прививка ясатып та антитәнчелекләре булмаган кешеләргә инфекциягә каршы торуы өчен вакцинаның өченче дозасы яки башка препарат та кирәк булырга мөмкин, дип хәбәр итә «Российская газета».
« Әгәр антитәнчелекләр юк икән, махсус тест-система ярдәмендә тагын бер вакцинация ясау мөмкинлеген карарга кирәк»,- дигән Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная.
Икене ясатып та исән калучыларга инде бу яңалык. Әлегә вакцина ясаткан танышлар авырыйлар, үлүчеләр дә бар.