Эльвира Хамматова: «Без тормыштан эзләгән җиңеллекне сәхнәдән дә эзли башладык»

19 яшендә үк, яшьли сөйгәннәргә багышлап, «үткәнгә уфтанмыйк» дип җырлаган ул. Һәм, 17 ел үтсә дә, шушы сүзләргә тугры калган. Сүзебез –  җырчы Эльвира Хамматова турында. Аның белән без иҗаттагы һәм тормышындагы яңалыклары, илләр гизү, улы Солтан һәм хатын-кыз көче турында сөйләштек.

– Сезне югалтып торган идек бит әле без. Ниһаять, иҗатыгыз белән сөендерүне дәвам итәсез. Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Иҗаттан читләшкән вакытта да, тамашачым белән элемтәне югалтмадым. Социаль челтәрләр аша шундый ягымлы, матур сүзләр яздылар. Артист халкы өчен үзенең тугры тамашачысы булу бигрәкләр дә кадерле. Тиешле вакытта тиешле кешеләрдән кирәкле сүзләрне ишетмәгән булсам, бәлки, иҗатка кире кайтмас та идем.

Яңалыкларга килгәндә, хәзер инде бернәрсә артыннан да куасы юк, контракт нигезендә түгел, үзем өчен эшлим, барысын да үзем хәл итәм. Кечкенә генә командам белән матур, мәгънәле җырлар, клиплар булсын дип тырышабыз. Әле менә «Алтыным» җырына клип төшереп йөрибез. Яшь парларның беренче биюләре булырдай бер матур җыр яздыртырга дип торам. Яратырлармы, юкмы – анысы тамашачы кулында. Концерт программасын да уйлый башладык.

«Тамашачым беренче чыккан җырларымнан, ул вакыттагы образымнан аерыла алмады…»

– Сезнең җырларны, аеруча «Яшьли сөйгән ярым»ны тыңлап үстек. Моннан 10 ел элекке эстраданы искә алсак, ул нык үзгәрдеме?

– Сезнең җырларда үстек, дигән сүзләрне ишеткәч, горурланып куям мин. Ни өчен дигәндә, «Яшьли сөйгән ярым» җырын беренче тапкыр 19 яшемдә башкардым. Ул вакытта, бер карасаң, яшьлектә калып, әле дә йөрәкне тырнап торган мәхәббәте дә булмаган яшь кызчык бит инде мин. Ләкин шундый авыр, башкаларның да күңеленә тиеп, яшьлек хатирәләрен кабаттан уята алган җырны башкарып чыкканмын. Әле дә шундый яратып җырлыйм аны.

Эстрадага килгәндә, әйе, шактый үзгәрде ул. Сизәсездер: күп кенә җырларның мәгънәсенә түгел, көенә, аранжировкасына игътибар итәләр. Моңлы җырларны җиңел җырлар алыштырды. Тормыштан эзләгән җиңеллекне сәхнәдән дә эзли башладык. Кешеләрнең тормышка карашлары җырларга, эстрадага зур йогынты ясый. Мәгънә, эчтәлектәге үзгәрешләр бер төрле булса, сәхнәдә үзебезне тоту да башкачарак хәзер. Үзем белән булган бер хәлне мисал итеп сөйлим әле. Әле зур сәхнәдәге беренче адымнарым иде, безне Төмәнгә җибәрделәр. Андагы сәхнә шундый зур тоелды миңа. Анда басып торганда, үземне шулкадәрле кечкенә итеп тойдым. Хәере белән җырлап бетереп, ничек кенә кереп китим икән, дигән уйлар ташламады. Шуннан, сәхнә артына кергәч, администраторыбыз: «Син бит сәхнәнең уртасына да чыкмыйсың, тамашачының алкышларын алып бетермичә, тиз-тиз кереп китәсең. Сине куркыталармы әллә анда?» – дигән иде. Бүгенгедәй хәтерлим шул сүзләрне, шулардан соң үз өстемдә эшли башладым чөнки. Хәзер инде сәхнәдә бөтенләй башка кеше кебек мин. Башка җырчылар да, йөри-йөри, тәмам шомарып бетте. Эстрада, гомумән, ул яктан камилләште.

– Нинди җырыгызны халык аеруча ярата?

– Тамашачым нигәдер иң беренче чыккан җырларымнан, ул вакыттагы образымнан аерыла алмады. Мин башкарган салмак, моңлы, тирән мәгънәле җырларны ярата ул, ә кызуларын кабул итеп бетерә алмый. Тик мин моның өстендә эшлим: әле менә яңа гына яздырган җырларым бар, берсенә клип та төшереп йөрим. Шулай итеп, шаян, шул ук вакытта мәгънәле җырлар башкаручы буларак та кабул итә башларлар, бәлки.

– Сезне мәҗлесләр алып бара дип тә беләм. Аларда кешеләр белән элемтә тыгызрак була бит, сәхнә белән чагыштырырлыгы бардыр?

– Дөресен генә әйткәндә, мәҗлесләрнең юмор сөйләп, кеше көлдереп кенә уза торганнарын кабул итеп бетермим. Мин башка юлдан барам: матур, мәгънәле, ә иң мөһиме – урынлы сүзләр, шигырьләр сөйләп алып бару якынрак. Тик мондый төр мәҗлесләргә халык арасында ихтыяҗ аз. Шуңа да мине күбесенчә җырчы буларак чакыралар. Тамашачыны чагыштырсаң, концерттан тыш чараларда алар бөтенләй башка төрле. Мәҗлестә, гел үзләре янында кайнагач, кунаклар сине бөтенләй башка яктан ача, якын итә. Әле чарадан соң да аралашырга тырыша, күреп калып, үз бәйрәменә дәшә. Банкетта җырлап йөрисез, дип, гаепләргә тырышсалар да, тамашачы белән мондый элемтә булу да бик кирәк. Синең төп тамашачың – сине хөрмәт итеп, үзенең истәлекле вакыйгасын уртаклашыр өчен чакырган мәҗлесләрдә. Шуңа да мин җырчы өчен мондый аралашу да, концертлар да бик кирәк дип саныйм.

«Әлегә бөтен серне ачып бетермим…»

– Тормышыгызның сынаулы чорлары, шәхси тормыш, гаилә хәлегез иҗатыгызга ни дәрәҗәдә йогынты ясады?

– Миңа калса, һәр кеше үз тормышында сынаулы, үзгәрешле чорны кичерергә тиеш. Кешегә үсәр, камилләшер өчен кирәк ул. Авыр чорны сабырлык белән уздырып җибәрә алсаң, нәтиҗәсе тагын да зуррак була.

Шәхси тормышымны озак кына башкалар күзенә күрсәтмәскә тырыштым. «Син үзең» җырын һәм клибын чыгарганнан соң, журналистлар кызыксына башлады, интервью бирергә чакырдылар. Шунда мин ничек бар – шулай сөйләдем дә бирдем. Үз вакытында шактый гына тетрәндереп, үземне иҗаттан аерган шактый авыр вакытым иде. Бала үстерәсем бар, керемлерәк эш кирәк, дип, үземне бөтенләй башка өлкәләрдә сынадым. Тик тормышта берни дә очраклы түгел бит. Аллаһы Тәгалә җибәргән сынауларны үтеп, янәдән сәхнәгә кайтуым шәхси тормышымдагы үзгәрешләр белән бәйледер. Тик әлегә бөтен серне ачып бетермим.

– Сез сәяхәт итәргә дә яратасыз бит әле. Ил гизү нәрсә бирә сезгә?  

– Сәяхәтләр миңа иркенлек, иҗат итәргә көч бирә. Канатлы хыялларым да күңел иркенлеге булган җирдә туа. Безнең ише хисле халыкка урын үзгәртү, матур җирләр күрү бигрәк тә кирәктер ул. Мин бу эшкә 30 яшьтән соң гына керештем, ләкин әле барысы да алда дип уйлыйм. Матур, тигез картлыгымны диңгез буендагы йортымда, каникулларда кунакка килгән оныкларым янәшәсендә үткәрү турында хыялланам мин.

– Ә кире Татарстаныбызга нәрсә алып кайта?

– Иң беренче чиратта, әни, гаиләм. Көтәр кешең булмаса, әйләнеп кайтулары ул кадәрле сөенечле булмас иде ул. Аннан соң, монда җыр-моңымны, иҗатымны аңлаган тамашачым бар. Читтә яшәү турында хыяллансам да, иҗатымны ташлап, бүгенгәчә ирешкәннәремне төптән алып атып, читкә китә алмас идем мин.

«Улым: «Әни, безгә әти кирәк», – диде»

– Сез бит әле әни кеше дә. Балагыз белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләгезче.

– Улым Солтан турында сәгатьләр буе сөйли алам кебек. Әле күптән түгел генә сигез яшен тутырды. Шулкадәрле тиз үсеп җиткәненә әле дә ышанып бетә алмыйм. Мин аның белән тугач та олыларча сөйләшә башлаган идем. Әни әле дә: «Син аның белән кечкенә чагыннан ук бик күп сөйләштең, шуңа хәзер барыбызны да уздыра ул», – дип көлә. Чыннан да, бик күп сөйләшә ул. Әнинең сүзләрендә уены да, чыны да бардыр. Мин аңа гел, без синең белән иң беренче чиратта дуслар, дия килдем. Нинди генә хәл булса да, килеп, әкрен генә, зур серен чишкән кебек сөйли. Һәм без аны беркемгә дә чыгармыйча хәл итәбез, бер-беребезгә ышанабыз. Хәзерге балалар бөтенләй башка төрле бит ул. Солтан биш яшьлек вакытта: «Әни, менә мин уйладым да, безгә әти кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем», – диде. Минем ул вакытта ике эш арасында йөргән чагым. Сораша башладым инде, ә нигә кирәк, дим. «Ул сиңа булышыр, ашарга пешерер иде, минем белән булыр иде», – ди. Мин инде йомшак кына: «Улым, яхшы әтиләрне табарга вакыт кирәк бит ул», – дигәч, башка бүлмәгә чыгып, уйлап керде дә: «Әни, әйдә болай эшлибез: без әби белән сине бу ялларда әти эзләргә җибәрәбез. Син яхшылап эзләп, табып кайт», – димәсенме. Әле алар әбисе белән мөкиббән китеп «Давай поженимся!» тапшыруын карый иде. Солтан анда да барырга тәкъдим итеп карады. Аның тормышка үз карашы, үз фикере. Хәзер инде бу мәсьәлә турында олыларча сөйләшәбез һәм икебез дә киләчәгебез якты булыр дигән өметтә яшибез.

Блиц-сораштыру:

– Бүген үзегезне көчле хатын-кыз дип атый аласызмы?

Әйтә алам. Үзем генә түгел, янәшәмдәге кешеләр дә әйтә ала моны. Хатын-кызның ни дәрәҗәдә көчле була алуын аерылганнан соң аңладым.

– Илһам чыганагыгыз?

– Иң беренче чиратта, улым. Табигать, мунча, сәяхәтләр – алардан да илһам алам.

– Тормышыгызны үзгәрткән көн?

– Алар берничә. Беренчесе – мине эстрада белән таныштырган кастинг. Минем аны ялгыш кына үтеп, җиде елга контракт төзеп, сәхнәгә чыккан чагым. Икенчесе – «Татар җыры» сәхнәсендәге иң беренче чыгышым. Ә өченчесе – Солтан туган көн. Ул көнгә кадәр бала дип янып йөрми идем. Әни булу белән, үзгәрдем дә куйдым. Хәзер инде минем өчен чит балалар юк, барысы да якын.

– Чын бәхет – ул…

– …үз-үзеңне аңлап, бәхетле икәнеңне тоеп, шул бәхетеңнең кадерен белеп, бу сынаулар юкка гына бирелмәгән икән, дип елмаеп куюдыр ул.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү