Казанның 175нче мәктәбендәге атыш буенча ике кеше кулга алынган

Алар куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнелә.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итү турында кузгатылган эш буенча “Ваша безопасность” фирмасы генераль директоры Сергей Иванов һәм “Союз пожарного мониторинга” компаниясе инженеры Марат Җиһаншин кулга алынган. Бу хакта Казан шәһәре Совет районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар икесе дә куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнелә. Марат Җиһаншинның янгын сагы системалары һәм аларны төзекләндерү өчен җаваплы булуы мәгълүм. Гимназиягә һөҗүм вакытында бер бүлмәдә хәвеф турында хәбәр бирү җайланмасы эшләмәгән.
Сергей Иванов мәктәптә контрольлек системасы белән шөгыльләнүче фирма директоры булып тора. Тикшерүчеләр фикеренчә, фирма гимназиягә тиешенчә хезмәт күрсәтмәгәнлектән, атуны оештыручы үсмер уку йортына җиңел генә үтеп кергән.


Фикер өстәү